Анда Габдулла Тукай поэмасының ХХ гасыр сәнгате тарихында 12 үзенчәлекле сәнгати интерпретациясе турында сөйләнелә.
Беренче тапкыр күргәзмә Татарстан Милли китапханәсе холлында тәкъдим ителсә, икенче урыны очраклы гына сайланмаган.
Аэропорт – сәяхәтләр башлана торган һәм туристлар шәһәрдә беренче күргән урын. «Кытыклы-мытыклы» – ел дәвамында Татарстан буенча хәрәкәт итүен дәвам итәчәк сәяхәт проекты.
Киләсе урыннарның берсе Тукай районындагы «Бигеш» халыкара аэропорты булырга мөмкин.
Күргәзмәне Татарстанда «Алдынгылар хәрәкәте»нең төбәк бүлеге Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, ТР Милли китапханәсе һәм «Смена»заманча мәдәният үзәге ярдәмендә оештырган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез