Казан аэропортында вакытлыча чикләүләр кертелү сәбәпле берьюлы берничә рейс тоткарлана. Бу хакта “KazanFirst” Nordwind Airlines авиакомпаниясенең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Хәзерге вакытта түбәндәге рейсларның тоткарлануы мәгълүм:
N4-740 Красноярск — Казан
N4-078 Казан — Мәскәү
N4-784 Улан-Удэ — Казан
N4-1410 Худжанд — Казан
Моннан тыш N4-752 Томск — Казан самолеты запас аэродромга төшеп утырган. Казан аэропортының онлайн-таблосы мәгълүиматларына караганда, Волгоградка, Ташкент, Мәскәү, Истанбул, Әстерханга очучы самолет рейслары да вакытында очмаячак. “Аэрофлот” матбугат хезмәте кисәткәнчә, вакытлыча чикләүләр кертелү сәбәпле, тагын берничә рейс кичектерелергә яки берләштерелерегә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез