Казан акча эшләү максатында күченергә теләүчеләр өчен иң кулай шәһәр санала

“ Работа.ру” порталы сораштыру үткәргән.

Татарстан башкаласы эшкә урнашу максатында күченү өчен Россиянең иң кулай шәһәрләре исемлегендә өченче урынга чыккан. “Работа.ру” сервисы мәгълүматлары буенча, илдә яшәүчеләрнең 15 проценты Казанны сайлаган. Алар аена уртача 117 мең сум акча эшләү өчен безнең шәһәргә күченергә әзер.

Беренче урынга Мәскәү чыккан: сораштыруда катнашучыларның 72 проценты башкаланы сайлаган: биредә көтелгән хезмәт хакы – 129 мең сум. Икенче урында – Санкт-Петербург: респондентларның 42 проценты Нева буендагы шәһәрне (138 мең сум) хуплап тавыш биргән. Ә инде 13 проценты – Екатеринбургны (116 мең сум), 11 проценты – Төмәнне (108 мең сум) сайлаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре