Шимбә көнне үз сәламәтлекләрен кайгыртып килгән хатын-кызлар акушер-гинеколог хезмәтеннән, сөт бизләрен тикшертү, аналык муентыгын тикшерү өчен анализ бирү мөмкинлегеннән файдалана ала. Шулай ук хатын-кызларны гомуми кан анализын һәм эчәклектә яшерен канны ачыклау өчен тизәк анализын тапшырырга; җенси юл белән күчә торган инфекцияләрне билгели торган анализлар бирергә, кеше папилломасының ДНК-вирусларын билгеләргә; кандагы глюкоза, холестерин күләмен тикшерергә чакыралар. Моннан тыш, килүчеләргә флюорография һәм ЭКГ тәкъдим ителә.
Сәламәтлекне кайгыртуга багышланган чарада катнашу өчен сайтта кирәкле мәгълүматны тутырырга киңәш ителә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез