Газетага язылу

Казан авиация заводы янәшәсендә янгын чыккан: МЧС аңлатма бирде

Бүген иртән Горбунов исемендәге Казан авиация заводы янында янгын чыккан. Социаль челтәрләрдәге видеолардан күренгәнчә, Петр Витер һәм Дементьев урамнары тирәсендә һавага кап-кара төтен күтәрелә. МЧСның Татарстандагы баш идарәсеннән хәбәр ителгәнчә, күршедәге цехта янгын чыккан. Заводка берни янамый. Янгын 9.55 сәгатьтә сүндерелгән инде.

Янгын авиация заводының элекке территориясендә – металл прокаты цехында (Дементьев урамы, 1 йорт) чыккан. Цех түбәсендә профнастил белән җылыткыч материал арасына ут капкан. Барлыгы 50 кв м мәйданда янгын сүндерелгән.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында басым ясап әйтүләренчә, авиация заводы гадәти режимда эшли. Беркем дә зыян күрмәгән. Янгын сәбәпләре ачыклана.

Альберт Каюмов видеосы

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре