Газетага язылу

Казан бер бистәсендә көчле янгын чыккан

Казанның Кояшлы бистәсендә төзелә торган шәхси йортта көчле янгын чыккан. Зыян күрүчеләр юк. Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Гадәттән тыш хәл Идел буе районының Кояшлы бистәсендә Углова урамында төзелә торган шәхси йортта булган. Килеп җиткән янгын сүндерүчеләр 40 кв. метр мәйданда ачык янгынны сүндергәннәр.

Социаль челтәрләрдә таралган янгын видеосында күк йөзенә куе кара төтен күтәрелгәнлеге күренә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре