Газетага язылу

Казан бистәләрендә 225 йорт хайванына котыру чиренә каршы прививка ясалган

Казанда йорт хайваннарын котыру авыруына каршы бушлай вакцинацияләү башланды. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Беренче күчмә прививка чаралары үткән ялларда узды – бу вакыт эчендә белгечләр 225 мәче һәм эткә прививка ясады.

Мобиль пунктлар шәһәрнең өч бистәсендә эшләде. Чабакса бистәсендә 41 мәчегә һәм 39 эткә прививка ясадылар. Вишневкада 53 эт һәм 47 мәчегә вакцинация үткәрелде, шулай ук 11 хайван чиплаштырылды. Вознесение бистәсендә 15 мәче һәм 30 эткә прививка ясадылар, тагын биш эт чиплаштыру процедурасын узды.

Казан шәһәре Дәүләт ветеринария берләшмәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, мондый күчмә вакцинацияләр атна саен ял көннәрендә үткәреләчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре