Газетага язылу

Казан БРИКС илләре чибәрләрен кабул итә

Язның беренче көненнән үк Казанга 17 илнең иң чибәр туташлары, ханымнары һәм иң матур кызчыклары җыелачак. Быел тарихта беренче тапкыр БРИКС илләренең халыкара матурлык бәйгесе оештырыла.

8 көн дәвам итәчәк бәйгедә Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай, ЮАР, Индонезия, Беларусь, Боливия, Куба, Казахстан, Малайзия, Нигерия, Тайланд, Уганда, Үзбәкстан, Вьетнам, ОАЭ илләренең милли матурлык бәйгеләре җиңүчеләре катнаша.

– Бу чараны оештыру өчен Казанның сайлануы очраклы түгел. Мондый дәрәҗәдәге бәйгеләр, чаралар уздыру буенча Татарстанның тәҗрибәсе зур. Бәйге үзенең эчтәлеге белән аерылып торачак. Һәр катнашучы үз иленең милли кодын, тарихын, гореф-гадәтләрен, традицион кыйммәтләрен күрсәтәчәк, – диде журналистлар белән очрашуда Татарстанның Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Мондый бәйге уздыру хыялы конкурсның президенты Динара Сәлаховада «Миссис Россия» титулын алганнан соң туа.

– Нигә безнең үзебездә халыкара бәйгеләр узмый, гел чит илгә йөрибез, дип уйлап куйдым. Башка бер матурлык конкурсында да булмаган үзенчәлеге бар аның. Чибәрлек бәйгесе өч төрле категориядә уза: «Мисс БРИКС», «Миссис БРИКС» һәм «Яшь мисс БРИКС». Ягъни анда туташлар, ханымнар һәм яшь кызлар катнаша, – дип аңлатты бәйгенең президенты.

Тагын бер үзенчәлеген әйтеп китәргә кирәк. Бер атна дәвамында катнашучыларга киңкырлы программа тәкъдим ителә. Аларда катнашып, туташ-ханымнар үзләренең белемнәрен арттыру мөмкинлегенә ия булачак. Мәдәният, мәгариф, этикет, вокал буенча осталык дәресләре биреләчәк аларга. Вокал буенча мастер-классны җырчы, бәйгенең жюри әгъзасы Марк Тишман уздырачак.

– Дөрес сулыш ала белгән кеше дулкынлануны да җиңә ала. Милли костюмнарын тәкъдим иткәндә катнашучылар аудиовизитка әзерли. Шуны яздырганда ук миннән алган осталыкларын файдалана алалар, – диде җырчы. – Бик зур эшкә тотындык. Илебез өчен аның никадәр мөһим булуын истән чыгармыйча эшлибез. Бу идея 17 илне тагын да ныграк берләштерергә ярдәм итәр дип уйлыйм. Хатын-кызлар турында сөйләгәндә, аларга карата «йомшак, нәзакәтле көч» дигән төшенчә бар. Матурлык, кунакчыллык, гореф-гадәтләребез ярдәмендә бу көч бик зур йогынты ясарга сәләтле.

«Мисс БРИКС», «Миссис БРИКС» һәм «Яшь мисс БРИКС» титуллары ияләрен бәйгенең беренче көненнән алып соңгы көненә кадәр тәүлегенә 24 сәгать буе бәялибез, ди оештыручылар. Аның тышкы кыяфәте генә түгел, акыллы, зирәк булуы, этикет кагыйдәләрен белүе, башкалар белән аралаша белүе, үз-үзен тотышы да мөһим. Купальниклар дефилесы, әлбәттә инде, булмаячак. Аның урынына катнашучылар спорт костюмнарын күрсәтәчәк.

Бәйгенең ачылыш тантанасы 2 март көнне «Казан ЭКСПО» залында ябык шартларда узачак. Ә менә нәтиҗәләр чыгару һәм ябылу тантанасына билетлар сатып алып килергә була. Россия данын Валентина Алексеева, Александра Хватова һәм яшь туташ Милана Киселева яклаячак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре