Kazan Digital Week – 2024. Чикләр юк

Мәктәпләргә – WiFi, халыкка – онлайн хезмәтләр, «акыллы баш»ларга – акча. Башкалада «Kazan Digital Week – 2024» халыкара форумы бара. Ул 11 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Илнең технологик мөстәкыйльлеген кайгырту, «акыллы баш»ларга ярдәм итү, стартап белән бизнесны таныштыру, киберкуркынычсызлык – болар турында форум мәйданчыгында сөйләшәчәкләр.

Санлашу файдага

Татарстан – санлы трансформация буенча ил төбәкләре арасында алдынгыларның берсе. Моны форумда кат-кат әйттеләр. Санлы технологияләрне кеше һәм бизнес эшчәнлегенең төрле тармакларына эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген яхшырту, җитештерүчәнлекне арттыру максатында кертү дигән сүз бу. «Безгә кагылмый», – дияргә ашыкмагыз. Йортыгызда интернетның тиз эшләве, дәүләт хезмәтләрен онлайн гына алу бәхетенә ирешү дә әнә шуңа бәйле.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, IT тармакның үсешенә «Санлы икътисад» илкүләм программасы да тәэсир иткән.

– Россия Президенты Владимир Путин ярдәме белән программа кысасында күп эшләр башкарыла, – диде Рәис, форумның пленар утырышында. – Әйтик, югары тизлекле интернетка 10,5 меңнән артык социаль оешма тоташтырылды. Шәһәр белән авыллар арасындагы тигезсезлекне бетерү буенча зур эш бара: хәзерге вакытта республикадагы йортларның 86 проценты интернет белән тәэмин ителгән.

Максат мәгълүмат алуны тагын да җайлырак итү. Рәис әйтүенчә, Татарстан – ил төбәкләре арасында барлыгы 319 дәүләт хезмәтеннән электрон рәвештә файдалана алу мөмкинлеген тудырган беренче төбәк. Хәзер кирәкле документны МФЦ  һәм башка оешмаларга барып тормыйча, электрон рәвештә алу мөмкинлеген тудыру күздә тотыла. Рөстәм Миңнеханов шундый бурыч куйды.

Билгеле булганча, республикада өч IT парк эшли. «Алар барысы да тулы», – дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. IT паркларда 546 резидент эшли, 6 меңләп эш урыны булдырылган. Сүз уңаеннан, әлеге компанияләр Россиянең башка төбәкләре һәм дустанә илләр белән хезмәттәшлек итә.

Булышсагыз, әзерлибез!

IT белгечләр әзерләү җәһәтеннән уңышлы эшчәнлек алып баручылар дип, Рөстәм Миңнеханов Казанның мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумын телгә алды. Ул республика яшьләре арасында да бик популяр. Ихтыяҗны канәгатьләндерү кирәк бит, димәк, техникумга яңа кампус таләп ителә! Рөстәм Миңнеханов бу уңайдан федераль ярдәм сорады. Сүз уңаеннан, быел әлеге техникумга бер урынга 15 кеше дәгъва кылган.

– Казанның бу техникумы – кадрлар әзерләү буенча илнең әһәмиятле IT үзәге ул. Техникумга ихтыяҗ зур булуын һәм югары класслы ИТ белгечләргә ихтыяҗ арта баруын исәпкә алып, яңа кампус төзү проектына ярдәм итүегезне сорыйм, – диде Рәис, Россиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаевка мөрәҗәгать итеп. Югарыдан җавап уңай булыр дип ышанып калыйк.

Мәкъсүт Шадаев исә үз чыгышында санлашу җәһәтеннән ил күләмендә нәрсәләр башкарылачагы турында сөйләде. Мәсәлән, ил буенча 5G нокталарын арттыру, мәктәпләрне 2030 елга кадәр Wi-Fi һәм видеокүзәтү белән тәэмин итү, укытучыларга гамәлдәге белем бирү сервисларына керү мөмкинлеге булган Россия планшетлары бирү.

 

Форум - саннарда

25 мең катнашучы (онлайн һәм офлайн)

931 спикер

112 чит ил вәкиле
10 юнәлеш

Михаил Мишустин, Россия Хөкүмәте Рәисе:

–  Бу форумда дәүләт, бизнес вәкилләре, IT продуктлар уйлап табучылар, белгечләр, үз эшләренең осталары очраша. Монда сезгә ил Президенты тарафыннан бурыч итеп куелган технологик мөстәкыйльлекне ныгытуга, икътисадның төп секторларын санлаштыруга бәйле сорауларны уртага салып сөйләшергә туры киләчәк. Тармакта 900 мең белгеч хезмәт куя. Бу сан артып тора. Бик күп яшьләр үзенең тормышын заманча технологияләр белән бәйләргә тели.

(Форум катнашучыларына видеомөрәҗәгатеннән)

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре