Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week-2025 халыкара форумында катнашучы чит илләрнең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре һәм дипломатлары белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узды, диелә ТР Рәисе Матбугат үзәге хәбәрендә.
Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов барысын да Казанда сәламләде һәм Kazan Digital Week халыкара форумында катнашулары һәм, гомумән, Россия Федерациясе субъектларының берсе буларак, Татарстанга карата кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде. «Безнең форумда катнашуыгыз безнең өчен зур мәртәбә», – диде Татарстан Рәисе.
Ул искәрткәнчә, Казан соңгы елларда төрле колачлы чаралар уздыру урынына әверелә. Мәсәлән, узган ел Казанда «Киләчәк уеннары» беренче халыкара мультиспорт турниры, шулай ук БРИКС линиясе буенча берничә очрашу һәм чаралар, шул исәптән октябрьдә дөнья лидерлары катнашында Берләшмә саммиты узды. Моннан тыш, Казан мәйданчыгында гадәттәгечә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышлары, «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы, Глобаль яшьләр саммиты, энергетика һәм нефть-газ химиясе форумнары һәм башка чаралар уздырыла. Бу чаралар гадәттәгечә күп кенә дәүләт, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләрен, дипломатларны, бизнесменнарны, галимнәрне җыя, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе бүгенге очрашуда катнашучыларга Россия һәм аның төбәкләре белән хезмәттәшлек мөмкинлекләрен актив алга этәргәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул Kazan Digital Week һәм форумның максатлары турында сөйләде, форумның халыкара багланышларны һәм цифрлы технологияләр өлкәсендәге уртак проектларны үстерүгә юнәлдерелүен билгеләп үтте. «Безнең республика хезмәттәшлек өчен ачык», – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан үзара хезмәттәшлек һәм тәҗрибә уртаклашу өчен ачык. Ул төбәк мөмкинлекләре һәм потенциаль хезмәттәшлек белән танышу өчен Күвәйт һәм Руандадан Татарстан Республикасына бизнес-миссияләр оештыру мәсьәләсен карарга тәкъдим итте.
Очрашу барышында Күвәйт Дәүләтенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Рашед Хәммәд Әл Әдвани, Руанданың Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Джозеф Нзабамвита чыгыш ясады.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез