Kazan Digital Week Халыкара форумында катнашучылар техник визитларда катнаша алачак

Техник визитларның максаты – цифрлы “акыллы” технологияләр продуктларын булдыруның фәнни-инженерлык базасы, гамәлдәге техника үрнәкләре белән танышу, тәҗрибә алышу, эшлекле хезмәттәшлекне үстерү.

21 сентябрьдә:

• Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгының “Бердәм презентацияләр үзәге”ндә
• “Казан Вертолет заводы”ГАҖ;
• Юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы.

23 сентябрьдә:
• ИТС полигоны;
• Иннополис университеты
• “ИТ-парк” югары технологияләр өлкәсендә технопаркта.

Техник визитларда катнашу өчен форум сайтында (https://kazandigitalweek.com/ru/site/technicalSessions) теркәлергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез: 21-24 сентябрь көннәрендә, Цифрлаштыру елы кысаларында, “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгендә Kazan Digital Week халыкара форумы уздырылачак. Анда мастер-класслар, тематик секция, панель дискуссияләре, “Түгәрәк өстәл”ләр үткәрү күздә тотыла. Узган елда форумда 13,5 меңнән артыграк кеше катнашкан. Аның эшен дөньяның 52 иленнән 30 меңнән артыграк кеше күзәткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре