Казан эшмәкәре иң чибәр хатын-кыз буларак танылган

Казан эшмәкәре, бодибилдер, ике бала әнисе Динара Сәлахова “Миссис Россия Мира 2024” матурлык бәйгесендә җиңгән. Бәйге “Барвиха Luxury Village” мәйданчыгында узган. Динара анда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 120 чибәркәйне артта калдырган, дип яза “KazanFirst”.

33 яшьлек Динараның мондый бәйгедә әле тәүге катнашуы. Әмма спортта зур тәҗрибәгә ия. Моңа кадәр бал биюләре һәм бодибилдиг белән шөгыльләнгән.
“Миссис Россия Мира 2024” бәйгесе дүрт этаптан торган. Ханымнар нинди төбәктән килүләрен күрсәткән тасма белән бизәлгән милли киемнәрдән, купшы “кичке” киемнәрдән, коену костюмыннан сәхнәгә чыккан.

“Беренче баламны тапканнан соң бодибилдинг белән шөгыльләнә башладым. Гәүдәнең сылулыгын торгызу өчен генә башлап җибәргән шөгылемә бераздан тулысынча чумдым. Ярышларда катнашып, җиңүләр яуладым”, – дип сөйләп үткән Динара.

Ул шулай ук фитнес өчен кыйммәтле кием-салым брендына нигез салучы да. Булдыклы эшмәкәр ханым әйтүенчә, матурлык серләре бары тик режимны саклауга: дөрес туклануга, физик күнегүләр һәм сәламәт йокыга бәйле.
Динара ире белән 12 һәм 5 яшьлек ике ул үстерә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре