Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе Казан халкын һәм кунакларын Кышны озату бәйрәменә чакыра. 29 февральдә "Казан" гаилә үзәге янында славян мәдәниятенең «Май чабу» бәйрәме була дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Биредә декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре ярминкәсе була. Бәйрәмнең төп сәхнәсендә артистлар, иҗат коллективлары, рус фольклор ансамбльләре, шулай ук Петрушка театры катнашында бәйрәм концерты уза.
Бәйрәмне оештыручылар — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре Мэриясе ярдәме белән Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе һәм Татарстан Халыклар Дуслыгы Йорты.
Бәйрәм 11.00 сәгатьтә башлана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез