Казан гимназиясе янында бер хатын-кызга пычак белән ташланган шлемлы ир-атны эзлиләр

Полиция Казан гимназиясе янында бер хатын-кызга пычак белән ташланган шлемлы ир-атны эзли. Бу хакта “KazanFirst” Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Коточкыч хәл бүген иртән Восстание урамында булган. Бер ир-ат баласын машинасына утыртып мәктәпкә алып килгән хатын-кызга пычак белән ташланган. Һөҗүм итү мизгелләре күзәтү камераларына эләккән.

Хатын-кызга пычак белән ташланган ир-ат – кара комбинезоннан, башында – шлем. Гимназия янына электр велосипедында килгәнлеге, аны күрше йортның подъезды төбендә калдырганлыгы мәгълүм.

Бирегә кичекмәстән полиция хезмәткәрләре килеп җиткән. Зыян күргән хатын-кызны хастаханәгә озатканнар. “Московский” полиция бүлеге тикшерү үткәрә. Аның нәтиҗәләре буенча тиешле карар чыгарылачак. Килеп туган хәлнең барлык сәбәпләрен һәм нечкәлекләрен ачыклау өчен кирәкле чаралар үткәрелә.

Видео: kazanfirst.ru

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре