Түбән Кама аэропорты Мәскәү вакыты белән 12.30 сәгатьтә самолетларны кабул итми һәм озатып җибәрми. Казан аэропорты – 12.45 сәгатьтән ябык. Бу хакта “Росавиация” матбугат хезмәте хәбәр итә. Бүген аэропортларның икенче тапкыр ябылуы инде.
Хәзерге вакытта Түбән Кама аэропортында Санкт-Петербург рейсы тоткарланган. Моннан тыш Санкт-Петербург һәм Мәскәүдән самолетлар вакытында килмәячәк. Казан аэропортына Минеральные Воды шәһәренә рейсны күчергәннәр. Уфа, Волгоград, Санкт-Петербург, Минск, Махачкала, Пхукет һәм Шанхайдан самолетлар тоткарлана.
Бүген иртән Татарстан авиация өчен ябылган иде инде: башта 7.30 сәгатьтән Казан аэропортында рейсларны кабул итүдән туктаганнар. Шуннан соң 8.00 сәгатьтә Бигеш өстендәге күкне дә япканнар. 10.00 сәгатьтә Казан аэропорты гадәттәгечә эшли башлаган. Бер сәгатьтән соң – 11.06 сәгатьтә Түбән Кама аэропортында чикләүләр алынган. Берәр сәгать чамасы узгач – 12.10 сәгатьтә Түбән Кама күген янә вакытлыча ябарга туры килгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез