Казан Яңа ел бәйрәмнәрендә ял итү өчен иң уңайлы өч шәһәр арасына эләккән

Казан Яңа ел каникулында ял итү өчен иң уңайлы юнәлешләр рейтингында өченче урынга чыккан. Бу хакта “Газета.ру” “Отелло” сервисы мәгълүматларына таянып яза.

Рейтингта Санкт-Петербург һәм Ленинрад өлкәсе беренче урынны алган. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе – икенче.

Тикшеренү мәгълүматларына караганда, Россиядә яшәүчеләрнең 40 проценты чамасы Яңа ел бәйрәмнәрендә ил буенча сәяхәткә чыгарга ниятли. Сораштыруда катнашучыларның дүрттән бер өлешеннән артыграгы (28%) – бәйрәмне өе яки бакчасында уздырмакчы, 6 проценты – чит илгә сәфәр кылмакчы. Респондентларның һәр бишесенең берсе каникулда кайда ял итәчәген билгеләмәгән әле.

Сәфәргә чыгарга җыенучыларның яртысы чамасы бер атнага ял итәргә бармакчы. Респондентларның 20 проценты – берничә көнгә, ә сәфәргә чыгарга ниятләүчеләрнең һәр бишесенең берсе бөтен Яңа ел бәйрәмен өеннән читтә уздырмакчы.

Исегезгә төшерәбез: Яңа ел бәйрәмнәрендә рәттән 11 көн – 29 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр ял итәчәкбез.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре