Казан янында Идел елгасында катерга бәйле коточкыч фаҗиганең соңгы мизгелләре видеога эләккән

Социаль челтәрләрдә Иделдәге фаҗига алдыннан төшерелгән видео пәйда булган, дип яза “KazanFirst”. Ял итүчеләр утырган ике катерның берсе әйләнеп каплану аркасында дүрт кешенең гомере өзелгән иде.

Исегезгә төшерәбез: “Ак Барс” хоккей клубы фанаты буларак та танылган теш табибы Антон Агафонов 46 яше тулуны билгеләп үтү өчен ике катерны арендага алган. Хезмәттәшләре белән катерларга утырып, Иделдә ял иткән вакытта, бер катер әйләнеп капланган. Анда җиде кеше булган. Ике хатын-кызның мәетен шундук тапканнар, тагын икесен, шул исәптән Агафоновны берничә көн эзләгәннәр.

“Флинт” көймә станциясе директоры Семеновның мәете өч көннән соң табылды. Узган җомгада МЧСның эзләү эшләрен туктатуы турында мәгълүм булды. Шимбә – 20 сентябрьдә Зеленый утравы янәшәсендә Антон Агафоновның мәете калкып чыккан иде.

https://vatantat.ru/2025/09/182787/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре