Килеп туган хәл буенча җинаять эше кузгатылган.
Биектау авылында коточкыч хәл булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, 35 яшьлек ир-ат үзенең 11 яшьлек кызын көчләгән.
“KazanFirst” язганча, баланың әти-әнисе аерылышкан. Ялларда ир-ат кызын үзенә кунакка алып киткәләгән. Тик соңгы вакытларда бала әтисе белән китүдән баш тарта башлаган. Баштарак кыз әнисенә моның сәбәбен аңлатмаган. Бераздан гына әтисенең мыскыл итүе турында сөйләп биргән.
Килеп туган хәл буенча җинаять эше кузгатылган. Ир-ат тоткарланган. Баланың хәле турында әлегә мәгълүм түгел.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез