Казан янындагы урманда гаять зур Шүрәле пәйда булган

Башкалабызның танылган рәссамы Дима Шленкин иҗат иткән гаять зур агач скульптура турында сүз.

Казан янындагы урманда әкияти Шүрәле пәйда булган. Башкалабызның танылган рәссамы Дима Шленкинның хезмәте бу, дип яза “KazanFirst”.

Татар мифологиясенең “вәкиле” хәзер Казан янындагы глэмпингта “яши”. Автор үзенең социаль челтәрендә Шүрәлене иреккә чыгаруы турында язган.
Әйтергә кирәк, урман иясен гәүдәләндергән Шүрәле образыннан башкаларына караганда ешрак файдаланыла. Мәсәлән, агентлык хәбәрчесенә Татарстаннан компьютер уеннарын эшләүче сөйләп үткәнчә, ул татар телендәге тәүге уенын нәкъ менә Шүрәле хөрмәтенә атаган.

Фото: Дима Шленкин / Instagram*

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре