Казан иганәчесе Тутберидзе төркемендә күнегүләр узу өчен 100 балага билет сатып алган

Моның өчен ул 1 миллион сум тоткан.

Казаннан иганәче Тимур Усманов 100 балага билет сатып алган. Шуннан соң аларны аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә өләшкән. Бер билет бәясе – 10 мең сум. “КП-Казань”, rsport.ria.ru мәгълүматларына таянып, шул хакта яза.

Тутберидзе төркеме ачык тренировкага сатылган билетлардан кергән акчаның бер өлешен яшь спортчы Арина Парсегованың әнисенә бурычын түләү өчен тотарга ниятли. Эш шунда: бу ханым, кызы Этери Тутберидзе мәктәбенә күчкәннән соң, “Ангелы Плющенко” академиясенә каршы судта оттырган.

Парсегованың фигуралы шуу буенча тренеры социаль челтәрләрдә бурычны түләү өчен кирәкле акчаның туплануын белдергән. Тутберидзе төркеменең ачык күнегүләренә барлыгы 355 билет сатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре