Казан ир белән хатын бер-берсенә аеруча тугры булган Россия шәһәрләре арасына кергән. Zoom Market аналитик агентлыгы үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре шуны күрсәтә.
«Россиянең иң тугры булмаган шәһәрләре рейтингы»нда Татарстан башкаласы 24 урынның 23нче баскычында урнашкан. Бу җәһәттән Казанны Новосибирск шәһәре генә уздыра.
«Сораштыру Россиянең 24 шәһәрендә шәхси интервьюлар алымы белән үткәрелгән. Анда 2880 респондент катнашкан», — дип искәртә агентлык.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез