Бүген Татарстан башкаласында Казан Изге Мәрьям Ана иконасы хөрмәтенә узган киң колачлы тәре йөрешендә 5 мең кеше катнашты, дип яза “Татар-информ”.
Диндарлар, Кремльне урап, Батурин, Карл Маркс һәм Миславский урамнары аша узган һәм чараны икона пәйда булган урында – Богородица монастыре янында тәмамлаган.
Иртән тәре йөреше алдыннан Казан Кремленең Благовещение соборында молебен узган.
Сәгать 10да Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл җитәкчелегендә гыйбадәт кылу башланган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез