Казан комлыгында үткәрелгән күңел ачуда бер кунак үлгән

Кичәдән соң ике кеше агуланып хастаханәгә озатылган, берсе вафат булган.

Казанда “Локомотив” пляжында уздырылган “Plombir” кичәсендә бер ир-ат җан тәслим кылган. Бу хакта “KazanFirst” үз чыганакларына таянып яза. Тагын ике кеше, агуланып, хастаханәгә озатылган.
Дискотека кызган бер мәлдә кунаклар үзләрен начар хис итә башлаган. Бу хәлнең шаһитлары зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәткән. Фаҗига буенча җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре