Казан кондитеры Дилбәр Вильданова йөзъяшәрне шаккатырган

Казан кондитеры Дилбәр Вильданова башкалада яшәүче гасыр кичкән Прасковья Лешенконың туган көненә үзенчәлекле торт ясаган. Әби гомер буе китап укырга яраткан икән. Дилбәр күңеле кушканча, татлы ризыкны да нәкъ китап рәвешендә әзерләгән.

Дилбәр гади генә пешекче түгел. Җәй көне Мәскәүдә узган “Россия” халыкара күргәзмәсендә ил кондитерлары Россия флагы рәвешендәге иң зур торт ясап, дөнья рекорды куйган иде. Алар арасында Казанда яшәүче Дилбәр Вильданова да бар иде.


– Социаль проект буенча әзерләдем мин аны. Казан халкына социаль хезмәт күрсәтү бүлеге директоры Надежда Ибраһимова тәкъдиме иде бу. Мин бик теләп риза булдым. Кулы җиңел икән. Бер сулышта килеп чыкты. Аннан йөзьяшәрне котларга бардым. Бик сөенде инде. “Бу шедеврны ничек ашарга инде? Карап кына торырбыз”, –дип елмайган әбинең 80 яшьлек кызы. Яңа Савин районы хакимиятеннән дә юбилярны тәбрикләргә килгәннәр иде. Әби китап укымый инде, күзләре начар күрә. Хәле картларча булса да, үзен бик тыныч тота, –ди 38 яшьлек Дилбәр Вильданова.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре