Татарстанда коронавирус йоктырган йөкле хатын-кызлар саны артаю Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар белән очрашуда әйтте.
- Соңгы вакытта авыруның бик күп очраклары йөкле хатын-кызларда теркәлә. Бүгенге көндә республикада 300дән артык авырлы ОРВИ белән чирли. Шуларның 98ендә коронавирус расланган, - диде Лилия Галимова.
Аның әйтүенчә, авыручыларның кискен артуы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны да борчый. Ул булачак әниләргә мөмкин булганча сакланырга һәм аралашуны чикләргә киңәш итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез