Казан Кремлендә көрәшчеләрне зурладылар

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Казан Кремлендә дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләк алучылар арасында көрәш дөньясында билгеле шәхесләр дә бар.

Татарстан билбаулы көрәш федерациясенең башкарма директоры, Халыкара билбаулы көрәш федерациясенең генераль секретере Хәбир Хәбибуллин “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде.

Азнакай районы Башкарма комитетының физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Рафис Миңнеханов исә “Россия федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре” исеменә лаек булды. Аңа быелның июль аенда 60 яшь тулды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре