Туристларга тәүлегенә 6,22 мең сум түләргә туры киләчәк.
Казан май бәйрәмнәренә торак арендасы бәясе буенча шәһәрләр рейтингында өченче урынга чыккан. Туристларга тәүлегенә 6,22 мең сум түләргә кирәк булачак. Быел Россиядә торак арендасы узган елдагы белән чагыштырганда уртача 18 процентка кыйммәтләнгән. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.
Быел уртача бәя тәүлегенә 5,41 мең сум тәшкил иткән. 2024 елдагыга караганда 18 процентка зуррак сан бу. Май бәйрәмнәренә, кагыйдә буларак, торакны уртача 4 көнгә арендага алып, 21,64 мең сум чамасы тоталар.
Бәйрәмгә кунакханә броньлау буенча Санкт-Петербург, Казан һәм Минск иң популяр шәһәрләргә әйләнгән. Шулай ук Мәскәү, Калининград, Сочи, Кисловодск, Түбән Новгород, Волгоград һәм Брест броньнар саны буенча лидерлар унлыгына кергән. Казан, Волгоградтан (6,61 мең сум) һәм Түбән Новгородтан (6,35 мең сум) гына калышып, аренда бәясе буенча өченче урынга чыккан. Мәскәүдә торак арендасының уртача бәясе 5,71 мең сум, Санкт-Петербургта – 5,56 мең сум.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез