Казан май бәйрәмнәрендә ял итү өчен туристларның иң яраткан юнәлешләре исәбенә кергән

Казан май бәйрәмнәре чорында туристлар өчен иң популяр юнәлешләр исәбенә кергән. Бу хакта “Татар-информ” Россия Туриндустрия берлеге вице-президенты Юрий Барзыкин сүзләренә таянып яза.

“Сәфәрчеләр башлыча Краснодар краен, Минеральные воды, Кырым, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Төньяк Кавказ, Россиянең Алтын боҗрасы һәм Калининградны сайлый”, – дип билгеләп үткән ул.
Барзыкин сүзләренә караганда, май бәйрәмендә туристлар асылда экскурсия, этномәдәни һәм гастрономик турларга өстенлек бирә.
“Шуннан соң эшлекле инфотурлар башлана, алары арзангарак төшә. Июньнең беренче яртысына кадәр шулай булачак”, – дип йомгак ясаган ул сүзенә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре