Казан май бәйрәмнәрендә туристлар өчен иң популяр юнәлешләр рейтингында дүртенче урынга чыккан. Броньнарның 8 проценты Татарстан башкаласы кунакханәләренә туры килә.
Тармак вәкилләре билгеләп үткәнчә, тулаем алганда, Россиядә яшәүчеләрнең 58 проценты май бәйрәмнәрендә ил эчендә ял итәчәк, калган 42 проценты чит илләргә юл тотачак.
Исегезгә төшерәбез: быел май бәйрәмнәре 1еннән 4енә кадәр һәм 8еннән 11енә кадәр дәвам итәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез