14 сентябрьдә Казан һәвәскәр марафончылары Татарстан Республикасы Рәис сайлауларында катнашу өчен сайлау участогына кадәр йөгереп килде. Исегезгә төшерәбез, Бердәм сайлау көне бүген иртәнге җиде башланды һәм кичке сигезгә кадәр дәвам итәчәк.
Марафончылар паспортларын алып, спорт киемнәрен киеп, Кабан күле ярындагы Мәрҗани һәйкәленнән йөгерә башлап, маршрутның якынча 10 километрын узып, Актай урамындагы сайлау участогына килеп җитте.
«Чара матур үтте. Без участокка кадәр йөгердек, үз тавышыбызны бирдек. Аннары кемдер алга таба йөгерүен дәвам итте. Алар 10 километр белән генә канәгатьләнмәде. Бәхеткә, Казанда бүген искиткеч һава торышы һәм йөгерү өчен шартлар да бик яхшы. Безнең спорт киеме участокта һәркемне гаҗәпләндерде, кешеләр мондый спорт формасында сайлауларга барырга мөмкин дип уйламыйдыр, күрәсең. Шуңа да карамастан, без бүген кемнеңдер кәефен күтәрә алдык», – диде йөгерештә катнашкан «Казан марафоны» директоры Вадим Янгиров «ТИ-Спорт» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.
Тавыш бирүдән соң спортчылар тавыш бирүчеләрнең беләзекләрен алдылар һәм сайлау участогы янында фотога төштеләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез