Казан март аенда дус-ишләр белән ял итү өчен иң уңайлы шәһәрләр өчлегенә кергән

Сәфәр озынлыгы өч көн тәшкил иткән.

Казан быел март аенда дус-ишләр белән ял итү өчен ихтыяҗ иң зур булган шәһәрләр арасында өченче урынга чыккан. Бу хакта “KazanFirst” ТВИЛ.РУ сервисы мәгълүматларына таянып яза. Кунакханәләрне броньлауның 4 проценты Татарстан башкаласына туры килгән. Ә инде биредә уртача ял озынлыгы өч көн тәшкил иткән.

Сочи да шундый ук нәтиҗәгә ирешкән: ул Казан белән бергә рейтингта өченче урынны алган. Ә инде беренче ике урында – Санкт-Петербург (броньнарның 11 проценты) һәм Мәскәү (10 проценты).

Моннан тыш популяр шәһәрләр исемлегенә Түбән Новгород, Краснодар, Калининград, Пятигорск, Кисловодск һәм Ессентуки кергән. Туристлар бу шәһәрләрдә уртача 2-4 көнгә туктала.

Кунакханә бәясе ягыннан исә Казан алтынчы урынга “кунаклаган”: бер төн кунып чыгу 4,7 мең сумга төшә. Ә иң кыйммәтлесе – Мәскәү белән Сочи (5,6шар мең сум). Иң арзаны – Краснодар (3,1 мең сум).

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре