Казан метросын РКБга кадәр озайтуның күздә тотылуын әйткәннәр

Казанда метро төзелешен Республика клиник хастаханәсенә кадәр озайту бу юнәлештә юллардагы тыгынлыкны киметү мөмкинлеге бирер иде. Әлеге мәсьәлә карала. Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

“Алга таба үсешкә килгәндә, “Фучик урамы” станциясеннән Республика клиник хастаханәсенә перспективалы юнәлеш күрәбез. Бүген – транспорт ягыннан бик тыгын юнәлеш бу. Метро исә киләчәктә юлдагы киеренкелекне киметә алыр иде”, – дигән ул агентлык хәбәрчесенә.

Метшин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта бу юнәлеш буенча проект алды эшләре оештырылган. Белгечләр, тиешле мәгълүматлар җыеп, метро юлының ничек узачагынтурында уйлый һәм башка эшләрне планлаштыра.
Шәһәр мэры сүзләренә караганда, метрополитенның икенче тармагының беренче өлешен 2027 елда төзеп бетерү күздә тотыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре