Исегезгә төшерәбез: икенче линиянең беренче өлешенең озынлыгы 5,7 чакрым булачак. Биредә эшләр 2019 елның июленнән алып барыла. Барлыгы 4 станция төзелә.
Моңа кадәр җир асты юлының бу өлешенең 2028 елда гына ачылачагы турында хәбәр ителгән иде. Аны төзүгә өстәмә рәвештә 1,5 миллиард сум бирелә. Акча «10 нчы микрорайон» станциясеннән «Фучик»ка кадәр җир асты юлын төзүгә китәчәк.
Казан метросының икенче линиясе шәһәрнең 5 районын: Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарын тоташтырачак. 5,37 чакрым озынлыктагы беренче өлеше 4 станциядән: «ТАССРның 100 еллыгы» (Фучик урамы), «Академическая» (Фучик һәм Завойский урамнары чаты), «Зилант» (Фучик һәм Ломжинская урамнары чаты) һәм «Тулпар» (Җиңү проспекты һәм Сахаров урамы чаты) станцияләреннән торачак.
Алга таба икенче линияне көньякка таба – Универсиада авылы, Республика клиник хастаханәсе һәм Мирный бистәсе юнәлешендә дәвам итү күздә тотыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез