Газетага язылу

Игорь Комаров: «Безнең ил – «күптөрлелек бердәмлеге» принцибының җанлы гәүдәләнеше»

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең «Россия белән ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу нигезе буларак уртак кыйммәтләр» темасына багышланган пленар утырышында катнашты.

«Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы бүген Казанда Бәшир Рәмиев ис.ИТ-парк мәйданчыгында уза.

2026 елда дистәләгән илдән сәясәтчеләрне, дипломатларны һәм экспертларны берләштерүче стратегик караш төркеме халыклар һәм дәүләтләр арасында ышанычны ныгытуга һәм үзара хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән эшчәнлекнең 20 еллыгын билгеләп үтә.

Искәртәбез, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров үз чыгышында: «Идел буе федераль округында яшәүчеләрнең 80%тан артыгы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышын уңай бәяли. Тышкы басымга тотрыклылык һәм эчке теләктәшлек, шул исәптән Россия гражданнарының күпчелеге уртаклашкан традицион кыйммәтләр аша формалаша. Безнең ил күп гасырлар дәвамында «күптөрлелек бердәмлеге» принцибының җанлы гәүдәләнеше булып тора, һәм бу иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрендә дә чагылыш таба».

Игорь Комаров сүзләренчә, Татарстан башкаласы күптән инде уртак эштә һәм иҗатта уртак тел таба торган төрле мәдәниятләр һәм диннәрнең очрашу урынына әверелгән. «Быел утырыш темасының, Россия белән ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу нигезе буларак, уртак кыйммәтләр булуы символик мәгънәгә ия, – диде ул. – Уртак кыйммәтләр шулай ук илебездә уза торган Россия Халыклары бердәмлеге елының үзәгенә әверелде. Россия җәмгыятенең эчке консолидациясе дә, ислам дөньясы белән халыкара диалог та барлык дәрәҗәләрдә конструктив процесслар үсешенә ярдәм итә – җирле дәрәҗәдән алып халыкара дәрәҗәгә кадәр. Россия дәүләте халыкара аренада һәм Россия җәмгыяте эчендә эзлекле рәвештә интеграциягә, диалогны үстерүгә һәм үзара хезмәттәшлекнең максималь демократик һәм үзара файдалы форматларын эзләүгә йөз тота, без һәрвакыт һәркемгә файда китерергә сәләтле тәкъдимнәргә җавап бирергә әзер. Идел буе федераль округы төбәкләрендә Россия җәмгыятенең эчке бердәмлегенең югары дәрәҗәсен халыкның көчәя барган тышкы мәгълүмати басымга реакциясе яхшы күрсәтте. 2022 елдан башлап чит илләрдән массакүләм коммуникация чаралары ярдәмендә милләтара һәм конфессияара конфликтлар кузгату омтылышлары саны биш тапкырдан артты. Шул ук вакытта социаль сораштыру нәтиҗәләре милләтара мөнәсәбәтләрнең торышы һәм гражданнар тарафыннан аларга бәя бирелүенең әһәмиятле үзгәреш кичермәвен һәм шактый югары дәрәҗәдә калуын раслый».

Игорь Комаров шулай ук билгеләп үткәнчә, тышкы басымга тотрыклылык һәм эчке теләктәшлек шул исәптән Россия гражданнарының күпчелеге уртаклашкан традицион кыйммәтләр аша формалаша. «Безнең ил күп гасырлар дәвамында күптөрлелек бердәмлеге принципларын җанлы гәүдәләндерә, һәм бу иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрендә дә чагылыш таба, – диде ул. – Дини өлкәдә бу кыйммәтләрне уртак аңлау үрнәге булып Россиянең Динара советы хезмәт итә ала, ул инде 25 елдан артык илебезнең иң эре конфессияләрен берләштерә. Ул заманның иң катлаулы мәсьәләләре буенча уйланылган позиция булдырырга мөмкинлек бирә».  

Төркем утырышында катнашучылар арасында – Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов, төркем рәисе киңәшчесе, Россия Федерациясенең гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Фәрит Мөхәммәтшин, Федерация Советының Халыкара эшләр комитеты рәисе Григорий Карасин, БМО генераль секретареның Цивилизацияләр альянсы буенча югары вәкиле Мигель Анхель Моратинос ,Ислам хезмәттәшлеге оешмасының генераль секретаре урынбасары Йосыф бин Мөхәммәд Әл Дубәйи, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре