Газетага язылу

Мошенниклар «Ватанны саклаучылар» фонды хезмәткәрләре исеменнән алдый башлаган

Аферистлар алдашуның яңа ысулын уйлап тапкан: алар «Ватанны саклаучылар» фонды хезмәткәрләре исеменнән шалтырата башлаган.

«Татар-информ» Әлмәт районы хакимияте мәгълүматларына таянып язганча, мошенникларның мессенджер аша элемтәгә кереп, түләү рәсмиләштерүдә яки һәлак булган хәрбинең мәетен алып кайтуда бушлай ярдәм  тәкъдим итүе бар. Алар шулай ук һәлак булган хәрбинең, имештер, никахтан тыш туган балаларының да булуы һәм аларның мираска дәгъва кылуы яисә хәрби хезмәткәрнең хезмәт итү урыныннан качуы турында ялганларга мөмкин.

Кырыгалдарлар тозагына эләкмәс өчен, аралашуны кичекмәстән туктатып, рәсми ведомстволарга телефон аша  мөстәкыйль шалтыратырга кирәк. Үзеңне тыныч тоту, банк карталары, шәхси документлар мәгълүматларын һәм кодларны беркайчан да әйтмәү сорала.

«Рәсми затлар акчага бәйле мәсьәләләр буенча беркайчан да мессенджер аша аралашмый һәм телефон аша дәүләт хезмәтләренә түләүне таләп итми», – дип искә төшереп үткәннәр Әлмәт районы хакимиятендә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре