Казан шәһәр Думасы Татарстан башкаласының генераль планына зур үзгәрешләр керткән.
Шәһәр Думасы Казанның генераль планына 2020 елдан бирле беренче тапкыр зур үзгәрешләр керткән. Бу хакта “KazanFirst” мэриянең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Яңартылган генераль планда метроның икенче линиясен Республика клиник хастаханәсенә кадәр озайту күздә тотылган. Шуңа күрә яңа станцияләр өстәлгән. “Новая портовая” тирәсендә дә метро станциясе пәйда булачак.
– Тәкъдимнәр җентекләп каралып, системага салынды. Шул рәвешле генераль планны җентекләп эшләп җиткерү таләп ителде, – дип белдергән Казанның Шәһәр төзелеше һәм архитектура идарәсе башлыгы Андрей Лобов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез