Хәзерге вакытта әлеге хезмәт «Әмәт», «Төньяк вокзал» һәм «Авиатөзелеш» станцияләрендә гамәлдә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Транспорт комитетында хәбәр итүләренчә, станцияләрдә касса залына кереп, махсус терминалны табарга һәм QR-кодлы билет сатып алырга кирәк. Алга таба аны турникеттагы сканерлы экранга якын китерү дә җитә.
Юл йөрү бәясен транспорт яки банк картасы (шул исәптән «Мир» картасы), электрон жетоннар, шулай ук биометрия – турникетларда тиз түләүләр системасы аша «караш» белән түләргә мөмкин.
Тиздән QR-кодлар аша юл йөрү бәясен түләү башкала метрополитенының барлык станцияләрендә дә гамәлгә керәчәк. Әлеге проектны тормышка ашыру жетоннардан баш тартырга мөмкинлек бирәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез