Казан паркларында 4 июньнән «Тыңлыйбыз» социаль проекты эшли башлаячак. Барлык теләүчеләргә «Ышаныч» үзәге белгечләре психология факультеты студентлары һәм яшь психологлар белән бергә бушлай консультация бирәчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина хәбәр итте, дип яза Казан мэриясенең матбугат хезмәте.
«Теләге булган һәркем, яшенә карамастан, психолог янына утырып, аны борчыган нәрсәләр турында сөйләшә, үз тарихы белән уртаклаша алачак», – диде Алия Заһидуллина. Ул шулай ук консультацияләрнең аноним рәвештә һәм бушлай узуын билгеләп үтте. Шәһәрлеләргә алдан язылырга һәм шәхси мәгълүматлар бирергә кирәкми.
Кабул итү һәр чәршәмбе 16:00дан 19:00га кадәр «Наратлык», «Крылья советов», Җиңү , Урицкий һәм Горький исемендәге паркларда булачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез