Безнең тәрәзләрдән бар дөнья күренсен! Казанның Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта узган Сабан туе янә безнең дөньяга ачык булуыбызны күрсәтте. Бу юлы милли бәйрәмебез спорт рухында узды. Кунаклар арасында да бразилиялеләрдән алып кытайларга кадәр бар иде.
Ипи-тоз – якты йөз
Сәбәбе – Сабан туе көнне Казан БРИКС уеннары белән саубуллашты. Ярышларда катнашкан спортчылар исә, өйләренә кайтып киткәнче, тагын бер кат татарның ипи-тозлы, якты йөзле булуын күрде, рәхәтләнеп күңел ачты. Татарстанның 11 районы әзерләгән 11 ишегалдында милли ашлар да әзерләп карады алар, остаханәләр һәм уеннарда да катнашты. Әйтик, белоруслар капчык белән сугышуга бик мөкиббән китте. Инде күпләр таралыша башлаганда да бүрәнәдән төшмәгән иде алар. Кыргызлар, үзбәкләр исә көрәш мәйданы яныннан китә алмады. Һиндстаннан килгән спортчылар татар көйләренә өздерде. Күпләрне Буа ишегалдының күрке булган гармунчы апалар таң калдырды.
Кыскасы, Сабан туеның иң күңелле мизгелләре, елдагыча, әнә шул ишегалларында булды. Хәтта вакыты-вакыты белән коеп яуган яңгыр да халыкны тарата алмады.
– Безне яңгыр гына куркытмый инде! – диде Һиндстаннан килгән спортчы кызлар. – Бик үзенчәлекле бәйрәм. Мондагы колорит, төрлелек ошый. Гомумән, БРИКС уеннары да бик күңелле узды. Җиңмәсәк тә, күңелебез күтәренке!
Ишегалларының берсендә йөргәндә, түбәтәй кигән Бразилия спортчысы игътибарны җәлеп итте. Дзюдода алтын медаль яулаган Лукас Лиманың Сабан туен беренче күрүе.
– Монда шундый рәхәт һәм шундый күңелле. Сездә дә, бездәге кебек, бик күңелле кешеләр яши икән, – диде ул. – БРИКС уеннарының чемпионы булдым. Минем өчен аеруча кадерле бүләк бу. Менә (кесәсеннән алтын медален алып) бүген дә үзем белән. Мондый чаралар гел булып торсын иде!
Үзбәкстан җыелма командасы өчен чыгыш ясаган Ильяс Молинага Сабан туеның уеннары ошый икән. Ә иң кызыгы – ул бу бәйрәмдә беренче тапкыр гына катнашмый.
– Мин үзем Лос-Анджелеста яшим. Анда татарлар бик күп. Һәм алар ел саен Сабан туе уздыра. Шуңа да минем бу бәйрәмне күп тапкыр күргәнем бар инде, – дип сөйләде ул. – БРИКС уеннарына килгәндә, мин уңышлырак та чыгыш ясый алган булыр идем. Ләкин бу чара, аеруча оештыру ягы барыбер ошады.
Азамат кыйссасы
Икенче ел рәттән Казанның Тынычлык бистәсендәге Сабан туеның ачылыш тантанасына аерым игътибар бирелә. Узган ел ул Ак Ана турындагы риваятькә нигезләнгән булса, быел «Азамат кыйссасы»н тамаша кылдык. Режиссер да, сценарист та, баш хореограф та – узган елгы кешеләр: Айдар Җаббаров, Рүзәл Мөхәммәтшин һәм Чулпан Закирова.
Җәмгысы 820 артист катнашкан ярты сәгатьлек прологта Сабан туендагы традицион йола-бәйгеләрнең тарихы, батырлык, зирәклек төшенчәләренең асыл мәгънәсе, татарның киң күңеле, ачык йөзе – һәммәсе булды. Авторлар тагын бер байлыгыбыз – халык мәкальләрен дә мулдан кулланган иде. Идел буе Болгар дәүләтендәге Сабан туе бәйрәмен чагылдырган прологта яңгырны да хөрмәтләделәр, «Димәк, Җир-Анабыз безне кабул итте!» – диделәр. Ул вакытта Тынычлык бистәсе өстендә дә болытлар куерган, яңгыр сибәләп тора иде...
Гомумән, «Азамат кыйссасы» символларга бай иде. Нәҗар белән Азамат мәхәббәте – Гаилә елы дәвам итүен, ә мәйданның төп бизәкләре – ачык капка һәм тәрәзә безнең бар дөньяга ачык булуыбызны символлаштырды. Ахырдан, күп илләр гизгән Азамат: «Безгә килгән кунакларга капкаларыбыз ачык булыр. Безнең тәрәзәләрдән бар дөнья күренсен!» – диде.
Хушлашмыйбыз
Шуннан соң мәйданга БРИКС уеннарында катнашкан илләрнең байракларын алып чыктылар. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тантаналы төстә әлеге спорт бәйрәменең тәмамлануын игълан итте.
– Безнең иң яраткан бәйрәмебез БРИКС илләре уеннары белән бер вакытка туры килде. Әлеге уеннарны уздыру – Россия Президенты Владимир Путинның, Хөкүмәтебезнең безгә булган ышаныч билгесе. Моңсу булса да, БРИКС уеннарының тәмамлануын игълан итәсем килә. Ярышларда катнашкан барлык спортчыларга да бик зур рәхмәт! – диде Рөстәм Миңнеханов.
Казан ышанычны аклады. Бәйрәмдә катнашкан Россия Президенты киңәшчесе Игорь Левитин әнә шулай диде.
– Татарстанга, Казан шәһәренә БРИКС уеннарын югары дәрәҗәдә уздырганы өчен рәхмәт! Әлеге чараны үткәрү турында карар кабул иткәндә, Уеннарның нәкъ менә монда узарга тиешлегендә шик юк иде. Казан ышанычыбызны аклады, – диде ул.
Сабан туе кунаклары арасында Төркиянең Әнкара шәһәре мэры Мансур Яваш та бар иде. «Исәнме, Казан! Исәнме, Татарстан!» Төркия кунагы сүзен татар телендә исәнләшеп башлады.
– Меңьеллык тарихы булган шәһәрдә узучы борынгы бәйрәмдә катнашуыма бик шатмын. Сезгә Әнкарада яшәүче алты миллион кешедән сәлам җиткерәм. Казан белән Әнкара арасындагы дуслык чәчәк атачак. Һәм бу дуслык безгә үсәргә, илебезнең киләчәген матурларга ярдәм итәчәк, – диде Әнкара мэры.
Яшәсен Сабан туе! Яшәсен Татарстан! Мансур Яваш сүзен әнә шулай дип тәмамлады. Без дә язманы әнә шул сүзләр белән төгәллибез.
Казан Сабан туйларының көрәш батырлары
Тынычлык бистәсе – Раил Нургалиев;
Аккош күле – Фирдүс Зәйнуллин;
Дәрвишләр бистәсе – Ренас Кәлимуллин.
Фикер
Данис Зарипов, танылган спортчы, «Ак Барс» хоккей клубының элекке капитаны:
– Хәтта яңгырлы һава торышы да бүгенге бәйрәмнең ямен җибәрә алмады. Быелгы Казан Сабан туе, чын мәгънәсендә, бик үзенчәлекле булды. Чөнки бүген биредә БРИКС уеннары тәмамлана. Без барыбыз да әлеге чараның югары дәрәҗәдә узуын күрдек. Безнең спортчылар – иң көчлеләре. Киләчәктә дә әлеге уеннарга ярдәм итәргә тырышачакбыз. Миңа калса, БРИКС уеннарының киләчәге матур булачак.
Алинә Заһитова, Олимпия чемпионы, Россиянең атказанган спорт остасы:
– Сабан туенда һәрвакыт җылы, рәхәт мохит була. Әби белән бабай янына кайткан кебек! Биисе килә. Монда ашаталар да, эчертәләр дә, киендерәләр дә...
Фото: rais.tatarstan.ru
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!




 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез