Казанның 19нчы гимназиясенең татар теле укытучы Ләйлә Гарифҗанова «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы - 2024» Бөтенроссия бәйгесендә икенче урынны яулады. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узды.
"Хис-кичерешләр бары тик уңай гына. Мин бу җиңүне әле ахыргача аңлап та бетермәдем. Туган республикамны тәкъдим итүем белән бәхетлемен һәм моның белән горурланам. Бәйгенең туган ягымда узуы – зур җаваплылык», - дип хис-кичерешләре белән уртаклашкан Ләйлә Гарифҗанова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез