Казанда Кремль урамында БРИКС автойөрүен әзерләү һәм уздыру аркасында, транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәтендә тышкы төзекләндерү комитетына сылтама белән хәбәр иттеләр.
Чикләүләр 11 август 6:00 сәгатьтән 12 август 16:00 сәгатькә кадәр Чернышевский урамыннан Беренче Май мәйданына кадәр ике юнәлештә дә булачак.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 9, 10 һәм 12 августта Казанның берничә урамында, спорт ориентлашуы буенча Россия чемпионатын әзерләү һәм уздыру сәбәпле, транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
Моннан тыш, 9 һәм 10 августта чикләүләр җиңел атлетика буенча Россия чемпионатын уздыру һәм «Төнге Казан» узышы белән бәйле булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез