Казанда соңгы тәүлек эчендә шәһәр урамнарыннан 24 мең тонна кар чыгарылган, дип хәбәр иттеләр мэрия матбугат хезмәтендә.
Юлларны җыештыруда 968 махсус техника һәм 661 эшче катнашкан. Бозлавык булдырмас өчен 104 тонна реагент һәм 300 тонна ком-тоз катнашмасы кулланганнар.
Тышкы төзекләндерү комитеты мәгълүматы буенча, бүген көндез кар чистартуга 488 махсус техника һәм 560 юл эшчесе чыгачак. Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан 278 мең тоннадан артык кар чыгарылган инде, ә юлларны эшкәртү өчен 28,1 мең тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган.
Мэрия халыкны машиналарын дөрес җиргә куярга чакыра: юл буенда калдырылган автомобильләр техника эшенә комачаулыйлар. Юлларны һәм тротуарларны җыештыру проблемалары турында @ kznhelpbot телеграм-боты аша яисә 7 (843) 222-72-22 телефоны аша хәбәр итәргә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез