Газетага язылу

Иртәгә Татарстанда һава торышы бозыла: көчле кар явачак

Татарстанның көнчыгыш районнарында 11 гыйнварда һава шартларының начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәктә хәбәр иттеләр.

Төнлә һәм иртән көчле кар явачак, юлларда кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.

Республика халкына ашыгыч ситуацияләрдә 112 номеры буенча шалтыратырга кирәк, дип искәрттеләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре