Бүген төнлә Казанның Бауман урамында бер кечкенә малайның кулы ливневка рәшәткәсенә кысылып калган. Бу хакта әлеге хәлне үз күзләре белән күрүчеләр социаль челтәрләрдә яза. Гадәттән тыш хәлнең видеосы да урнаштырылган.
Шаһитлар әйтүенчә, бала уенчыгын ливневка өстенә төшереп җибәргән. Уенчыгын алырга дип кулын рәшәткә арасына керткән, тик кулы кысылып калган. Шундук коткаручылар чакыртылган. Ләкин алар да кулны чыгара алмаган. Нәтиҗәдә ливневканы кисеп алырга туры килгән. Шуннан соң бала медикларга тапшырылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез