Дзержинский урамындагы юлны су баскан.
Чиләкләп койган яңгыр Казан үзәгендә гаять зур “бөке” барлыкка китергән. Урамның су астында калуын үз күзләре белән күрүчеләр “KazanFirst” редакциясенә видео җибәргән.
 Кадрлардан күренгәнчә, Дзержинский урамындагы юлны тулысынча су баскан. Биредән машиналар уза алмый диярлек.
 Юл сервислары мәгълүматларына караганда, Казанда 6 баллы бөкеләр барлыкка килгән. Такси хезмәте кыйммәтләнгән. Машиналарны көтү вакыты арткан.
https://vatantat.ru/2024/06/144950/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез