Социаль челтәрләрдә автомобильне коткару мизгелләре сурәтләнгән видео таралган.
Кичә Казан үзәгендә чын мәгънәсендә “Лада” машинасы бәладән коткарып калынган.
Телеграм-каналларда урнаштырылган видеодан күренгәнчә, Пушкин урамында җиңел машина яңгыр суы ташкынында ага башлаган. Өч ир-ат, гомерләре белән исәпләшмичә, агып баручы машинаны туктатмакчы була. Икесе машинаның артына басып, аны туктатырга тырышкан бер мәлдә өченчесе рульгә утырмакчы.
Каршы як юлда башка машиналарның су ташкыны алдында туктап калырга маташулары күренә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез