Казан үзәгендә автомобиль арбасында ауган тәрәзә пыялалары ир-атны сытып үтергән, дип яза «Татар-информ».
Шаһитлар сүзләренчә, ир-ат Бутлеров урамындагы Казан дәүләт медицина академиясенә тәрәзә пыялалары алып килгән. Фаҗига ул автомобиль арбасында булганда килеп чыга.
Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-атның аягы таеп киткән һәм аның өстенә тәрәзә пыялалары ауган. Ир-ат шунда ук үлгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез