Шәһәр халкы белгечләргә инвалидлык документларын рәсмиләштерү мәсьәләләренә, тернәкләндерү буенча техник чаралар белән тәэмин итүгә, шулай ук медицина ярдәме күрсәтүнең катлаулы очракларына һәм аның сыйфатына, социаль ташлама һәм түләү алу мәсьәләләренә кагылышлы сораулар бирә алачак.
Гражданнарга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе вәкилләре, Татарстан Республикасы прокуратурасы, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре һәм башкалар консультация бирәчәк, диелә Казан мэриясе хәбәрендә.
+7(843)236-00-71 телефон номерына шалтыратып, +7(960)-49-68-14 номерына мессенджерда хәбәр юллап бушлай консультация алырга була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез