Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында, республика халкын «Яшел Россия» бөтенроссия өмәсенә һәм «Россия суы» акциясенә чакыра. Чара 20 сентябрьдә иртәнге сәгать 10да Изумрудное күлендә узачак, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Бу юлы өмәдә катнашучыларны, чын мәгънәсендә, экобәйрәм көтә. Акция «Чисталык марафоны» квест-уены форматында узачак. Командалар, фракцияләргә бүленеп, тизлеккә калдыклар җыячаклар. Гади экоактивистлар яр буен җыештырганда, Рус географик җәмгыяте дайверлары Изумрудный төбен чүп-чардан чистартачак. Җыештырудан тыш, һәр катнашучы конкурсларда ярышып, файдалы призлар ота, мавыктыргыч мастер-классларга һәм интерактив мәйданчыкларга бара, концерт программасын карый һәм кайнар кыр кухнясында көч туплый алачак.
Экологик акциянең катнашу өчен, дүрт кешедән торган команда җыярга һәм сылтама буенча 12 сентябрьдә 18 сәгатькә кадәр теркәлергә кирәк.
96 кеше инде бу шимбәдә масштаблы җыештыруга кушылачак.
Алдан теркәлү үткән барлык катнашучыларны 8.30 сәгатьтә автобуслар көтеп калачак. Алар ике ноктадан китәчәк: Габдулла Тукай урамы, 64 һәм Красносельская урамы, 51 (КГЭУ парковкасы). Чистарту өчен кирәк булган барлык инвентарь урында биреләчәк.
Татарстан инде дүртенче ел ярларны чистарту буенча төбәкләр арасында лидерлык позицияләрен саклый. 2024 елда «Россия суы» акциясе кысаларында республика берьюлы өч рекорд куйды:
- чистартылган ярларның гомуми озынлыгы буенча рекорд – 10 413 километр,
 - җыелган чүп күләме буенча рекорд – 16 584 куб. метр,
 - иң күп җыештыру – 9334 чара.
Акцияне ТР Экология министрлыгы, Казан хакимияте ярдәме белән, ТР «Чиста булачак» региональ яшьләр экология иҗтимагый оешмасы һәм Рус географик җәмгыятенең ТРдагы бүлеге оештыра.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез