Казан халыкара аэропорты елына 6 миллион пассажирга хезмәт күрсәтә башлаячак

Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортында елына 6 миллион пассажирга хезмәт күрсәтүгә исәпләнгән яңа терминал төзелеше дәвам итә. Аның барлык эшләре 2026 елда төгәлләнергә тиеш. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында белдерде.

«Тукай исемендәге халыкара аэропортта елына 6 миллион пассажирга хезмәт күрсәтүгә исәпләнгән яңа терминал төзелеше дәвам итә. Бу эшләрне без 2026 елда төгәлләргә тиешбез», – диде ул.

Моннан тыш, Миңнеханов Бегишево аэропортында очып-төшү юлларын реконструкцияләү мәсьәләсен аерым контрольдә тотарга кушты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре